23 сентябрь 2020 яңалыклары
-
Татарстан урманчылары урманнарны торгызу планын дүрт елга алданрак үтәделәр
Быел Татарстанда «урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына мөнәсәбәте» максатчан индикаторның әһәмияте 179% тәшкил итә, бу билгеләнгән планнан берничә тапкыр артып китә. Бу хакта бүген ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев Казанда узган брифингта хәбәр итте.
-
ТР буенча эчке эшләр министрлыгы туристлар өчен мөһим инструкция чыгарды
Чит илләрдән һава транспорты белән килүче гражданнарга чит илгә килгән көннән 3 календарь көн эчендә COVID-19га лаборатор тикшеренү узарга кирәк.
-
Татарстан Республикасында "Юл хәрәкәте иминлеге атнасы" башланды"
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мәктәпләрдә һәм башка белем бирү учреждениеләрендә дүшәмбе көнне старт алган куркынычсызлык атнасы кысаларында булачак һәм 25 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Инвестиция күләме арта
“Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгында 8 гектардан артык мәйданда элеватор төзелеше бара.
-
Татарстан көллиятләре һәм техникумнары Казан ярминкәсендә авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итәчәк
26 сентябрьдә Казанда Татарстан мәгариф оешмалары катнашында традицион республика авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык-сәнгать кәсепчелеге эшләнмәләре ярминкәсе узачак. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.